"Холокост. Помнить и никогда не забывать!"
27 гыйнварь- Холокост корбаннарын искә алу көне. Китапханәдә "Холокост. Помнить и никогда не забывать!" дигән патриотик сәгать уздырылды. Чара баршында укучыларга холокост фаҗигасе белән бәйле вакыйгалар белән таныштырылды, үлем лагеренда күпләп юкка чыккан яһүд халкының җәбер- золымнары белән таныштылар. Миллионлаган гаепсез кешеләр гомерен өзә торгаг вакыйгалар бүтән кабатланмасын өчен милләтне, динне һәм башка аермаларга карамаска, дус , бердәм булырга дип аңлатылды.