"Гаиләм-моңлы бишегем"
Иске Имән авылында Гаилә елы уңаеннан "Гаиләм-моңлы бишегем" дигән чара үтте. "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе шагыйрәсе, ике китап авторы, кабатланмас шигырьләр иҗат итеп шул шигырьләрне көйгә салучы һәм гармунында уйнап башкаручы Мөнҗия Зәкәрия кызы Хәлимова, авылдашлары чакыруы буенча, туганнары белән, туган авыллары Сарман районы Иске Имән авылында үткән. "Гаиләм-моңлы бишегем" дип аталган тантанада катнаштылар Алар Нефтехимия заводында, аннары мөмкинлеге чикле булган “Өмет” үзәгендә эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Хәзер “Яшь күңел "гаилә ансамбле оштырып, төрле чараларда катнашалар. Кичәдә авылдашлар бертуганнарның гармун моңнарын, искиткеч җырларын, каләмдәшебезнең шигырьләрен тыңлап хозурландылар.