Среднекашировская сельская библиотека - филиал № 20

Рәшит Бәшәргә 75 яшь

5 октябрь көнне танылган шагыйрь, прозаик, балалар язу­чысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Рәшит Бәшәргә 75 яшь тулды. Шул уңайдан Урта Кәшер авыл китапханәсендә әдәби сәгать үтте. Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар аның шигырьләрен укыдылар.