Язмышлар язылганда
18 апрель көнне, Үзәк китапханәнең уку залында язучы Зифа Кадырова беләнә дәби очрашу үткәрелде.
Кичәне китапханәче Гөлназ Хафизова ачып җибәрде. Зифа ханым тормышы, иҗаты, күңел кичерешләре турында сөйләде, тамашачыларның сорауларына җавап бирде. Алия Сафинаның “Авылым” җыры (Г.Афзал сүзләренә Р.Нәгыймов көе) кичәне тагы да ямьләндереп җибәрде. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Красноперова Л.Ф. җылы, матур очрашу өчен Зифа Әбделвәли кызына рәхмәт хаты тапшырды. Тамашачылар да үз фикерләрен, теләкләрен җиткерделәр, автографлы китаплар сатып алып, үзләре белән рухи азык, яхшы кәефалып киттеләр.