Күңел яктысын нурларын, халкыма багышладым
13 апрель көнне С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда, Үзәк һәм Татар китапханәләр әзерләгән “Күңел яктысын нурларын, халкыма багышладым” дигән әдәби очрашу үткәрелде. Очрашуга Яр Чаллы шәһәреннән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Тәрҗемә Олимпы” һәм “Кояшлы иҗаты өчен” Халыкара бүләкләр иясе, язучы, галим Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин; Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Дания Хан кызы Сибгатуллина; шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреатыЛилия Фаис кызы Гыйбадуллина кунак булып килделәр.
Кичәдә районыбыз җитәкчелеге, китапханәчеләр, укытучылар, “Ядкарь” әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр, укучылар һәм гомумән, сәнгатькә, әдәбияткә гашыйк булган китап укучыларыбыз катнашты. Очрашу җылы аралашып, шигырь һәм җырлар белән баетылып, бик күңелле узды. Мөхтәрәм кунаклар үзләренең тормыш юлы, эшчәнлеге белән таныштырдылар, тамашачыларның сорауларына җавап бирделәр, китапларын бүләк иттеләр. Раушан Гатауллин, Фаилә Ахунҗанова, бер төркем укучылар Факил Сафин шигырьләрен тамашачы хозурына тәкъдим иттеләр. Дания Сибгатуллина, Алия Сафина башкаруында җырлар кичәгә тагы да ямь өстәде. (Баянда Рафаэль Кәбиров).Лилия Галиева, Гөлсем Евдокимова, Фәния Бәшәрова уй-фикерләре белән уртаклаштылар, язучыларга изге теләкләрен җиткерделәр. Очрашуда Менделеевск муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәфәргалин Айдар Нагимович катнашты.Ул үзе язган шигырьләрен укып үтте, мөхтәрәм кунаклар турында җылы сүзләр әйтеп, “Рәхмәт хатлары” тапшырды. Кичәне Гөлназ Хафизова алып барды.