Борис Пастернак һәм Менделеев җирлеге татар мәдәнияте
10 февраль – язучы, Нобель премиясе лауреаты Борис Пастернакның туган көне. Шул уңайдан Менделеев шәһәре туган якны өйрәнү музее каршындаязучының иҗатын яратучылар, килгән кунаклар, туган якны өйрәнүчеләр, клуб һәм китапханә хезмәткәрләре, укытучылар җыелды. Биредә, Б.Л.Пастернак истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, истәлек тактасы ачылды.
Борис Пастернак Бондюгта 1916 елның октябреннән 1917 елның мартына кадәр була. Ул биредә хәрби өстәлне алып бара, ягъни заводка беркетелгән хәрби бурычлылар – завод эшчеләре һәм крестьяннар исемлеген төзи.Пастернакның тормышында Бондюг чоры аерым әһәмияткә ия, чөнки нәкъ менә биредә ул һөнәри юлын сайлый – әдип булырга хәл итә. Борис Леонидович шушы чорда, татарлар белән аралашып, татар мәдәнияте белән якынрак таныша һәм “Доктор Живаго” романында үзе белән аралашкан кешеләрне геройларыныңпрототиплары итеп ала.
Чара музейда “Б.Л.Пастернакның тормышы һәм иҗаты” күргәзмәсе белән танышу һәм “Борис Пастернакның кабул итү бүлмәсе” дигән сәхнәләштерелгән күренешне карау белән дәвам итте.
Аннан,килгән кунаклар “Борис Пастернак һәм Менделеев җирлеге татар мәдәнияте” дигән кичәгә чакырылды. “Доктор Живаго” романында татарлар темасы турында Р.Т.Нәгыймова сөйләде. Кичәдә Борис Пастернакның татарчага тәрҗемә ителгән шигырьләре укылды. Тәрҗемәче М.Г.Сафин үзе дәчыгыш ясады.
Бөтендөнья татар яшьләре җыены җитәкчесе Л.Р.Мөслимова фикерләре белән бүлеште. Менделеев районы башлыгы урынбасары Л.К.Галиева очрашуга йомгак ясап, оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәт белдерде.