Камаевская сельская библиотека - филиал № 6

Кайтаваз

Кеше китә-җыры кала, диләр безнең халыкта. Шул калган җырлары яшәтә адәм баласын халык күңелендә. Саф чишмә челтерәвен хәтерләткән, яңгыравык, моңлы тавышы белән тыңлаучысын әсир иткән Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык артисты Вафирә ханым Гыйззәтуллина, исән булса, бүген үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәр иде. Камай авылы китапханәсендә күренекле җырчыны искә алу кичәсе узды.

Кичә барышында Вафира апаның иҗатын яратучылар аның җырларын тыңладылар, видеоязмалар карадылар. Җырчының тормышы һәм иҗаты турында истәлекләр яңартылды, аның рухына догалар кылынды. Тарих укытучысы Айрат Миннахметов Вафира апа турындагы кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашты.