Туган як җырчысы
Камай авылы талантларга, күренекле шәхесләргә бай авыл. Авылым җирендә тырыш игенчеләр, терлекчеләр белән бергә танылган артистлар һәм шагыйьрләр дә үсеп чыккан. Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык, РФ атказанган артисткасы Вафирә Гыйззәтуллина, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Рәмзия Зиннатуллина, шагыйрь Дифгат Сирай, укытучы, шагыйрь,артист, сатирик Камил Гыйльмуллин, Минзәлә театры артистлары Мәйсәрә Нурмөхәмәтова, Ринат Юзикеев - авылыбызның горурлыгы.
Кеше нинди генә биеклеккә ирешсә дә, нинди генә данлы исемнәр яуласа да, аның нигез ташы булып туган авылы, туган төбәге кала. Камай авылы китапханәсе авылдашыбыз, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Рәмзия Зиннатуллина белән очрашу кичәсе уздырды.
Гомер - туудан үлемгә кадәр булган кыска вакыт аралыгы. Һәм аны ничек үтүебез безнең үзебездән тора, һәрберебезнең үз тормыш юлы. Очрашуга җыелган апалар Рәмзия апаның тормышында булган вакыйгаларны зур кызыксыну белән тыңладылар, сынауларга бирешмичә яшәвенә сокландылар. Рәмзия апаның һәм сеңлесе Рәзилә апаның җырлары очрашуга ямь өстәде. Фотолар узган яшьлек елларына алып кайттылар. Җырчы үзенең балачак һәм яшьлек хатирәләре белән уртаклашты. Музыка һәм җыр дөньясына ничек килеп керүе, иҗатының иң кадерле мизгелләре турында сөйләде. Очрашу күңелләрдә якты тәэсир уятырлык, күтәренке рухта узды.