Камаевская сельская библиотека - филиал № 6

Белгәннәрең белән бүлеш

Татар халкы элек электән үк кул эшләренә оста булган: чиккән, теккән, бәйләгән, аш-су остасы булган. Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып саналган. Уйлап карасаң, югары технологияләр зур үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез, өс киемнәрен үз кулың белән тегүнең, сөлгеләр чигүнең, оекбаш-бияләйләр бәйләп мәшәкатьләнүнең мәгънәсе юк кебек. Ә шулай да кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара. Камай авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Диләфрүз” түгәрәгенә йөрүчеләр дә үзләренең мавыгулары белән бүлешер өчен “Белгәннәрең белән бүлеш” исемле иҗади остаханәгә җыелдылар.

Күргәзмәдә күңел җылысы кушып бәйләгән киемнәр белән бергә бисер белән ясалган картиналар да урын алды. Китапханәче Г.Галимуллина әлеге төр иҗат белән таныштырып китте. Әлеге чара Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы  уңаеннан уздырылды.