Камаевская сельская библиотека - филиал № 6

Ягез әле, әбиләр

Март – язның беренче ае. Ул җиргә яшәрү, матурлану, яңару алып килә. Март аенда без  8 Март, Халыкара-хатын кызлар көнен бәйрәм итәбез. Шул уңайдан Камай авылы китапханәсендә “Ягез әле, әбиләр” исемле  кичә уздырылды.

Хатын-кызлар күп нәрсәгә сәләтле. Чарада катнашучы апалар да “Рәссамнар”, “Яулык бәйләтү”, ”Йомгак чорнау”, ”Көлкәй”, ”Бала төрү” исемле конкурсларда осталыкларын күрсәттеләр. “Көйне таны” конкурсында җырларны таптылар, табышмакларның җавапларын табу буенча зирәклекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.