Бәхет кошын тоткан кыз
Татар җыр сәнгатендә колач җитмәслек зур музыкаль мирас калдырган, гомере буе үзенең кабатланмас моңы аша халыкка сәнгать шатлыгы өләшкән Әлфия Авзалованың 15 гыйнварда туган көне. Аның исеме бөтен дөньяга танылган, җырларында берничә буын тамашачы тәрбияләнгән.
13 нче гыйнварда Камай авылы китапханәсендә бөек җырчыбызга багышланган “Бәхет кошын тоткан кыз” исемле тематик кичә уздырылды. Китапханәче Әлфия Авзалованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте, “Үзем турында” китабыннан өзекләр укылды. Әлфия Авзалова башкаруында җырлар, видеолар чарада катнашучыларны яшьлек елларына алып кайтты.