Туган як шагыйре
21 нче декабрь көнне Камай авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Диләфрүз” түгәрәгенә йөрүчеләр авылдашыбыз Дифгат Сирайга багышланган “Туган як шагыйре”исемле әдәби кунакханәгә җыелдылар.
Бу чарада шагыйрнең гомер юлы искә алынды, шигырьләре укылды, җырлары яңгырады.Чарада катнашучылар Дифгат Сирай һәм аның гаиләсе турындагы истәлекләр белән уртаклаштылар.