Камаевская сельская библиотека - филиал № 6

Рәсемнәр нәрсә турында сөйли

Укучыларга китапның эчтәлеген ачуда рәсемнәрнең әһәмиятен аңлату максатыннан, Камай авылы китапханәчесе Г.Галимуллина балаларны китапханә дәресенә чакырды.

Иллюстрация - рәсем генә түгел, ул текстны аңлата,язучы яки шагыйрьнең уй-фикерләрен шәрехли, үстерә һәм тулыландыра. Балалар өчен рәсемле китаплар укырга күпкә кызыклырак. Китапханә дәресендә балалар  әдәби әсәргә сыйфатлы иллюстрация ясау җиңел эш түгеллеген белделәр, чөнки рәссам-иллюстратор иң беренче чиратта авторның уй-ниятен, әсәрдә тасвирланган вакытны, геройларның характерын, аларның тышкы кыяфәтен, кием-салымын яхшы белергә тиеш. Дәрес азагында укучыларга иллюстрацияләр буенча  викторина тәкъдим ителде.