Хатын-кызның күрке – яулык
Яулыклар, шәлләр, косынкалар, шарфлар… Хатын-кыз иңнәрендә алар ничек матур булып күренәләр! Һәрбер хатын-кызның башларын, иңнәрен җылытып, матурлап безнең тормышыбызга ямь биреп торалар алар. Камай авылы каршында эшләп килүче “Диләфрүз”түгәрәгенә йөрүчеләр белән уздырылган тематик кичә «Хатын-кызның күрке – яулык» дип аталды.
Сәхнә күзнең явын алырдай аллы-гөлле бизәкле яулык, шәлъяулык, шәлләр белән бизәлгән иде. Хатын-кызларыбыз сандык төпләрендә кадерләп сакланган яулыклар алып килгәннәр. Китапханәче Г.Галимуллина кичәне яулык тарихы белән таныштырудан башлады.Кичә барышында яулыкларга багышланган җырлар башкарылды, “Яулык салыш” уенын тамашачылар белән уйнадык, “Яулыклар турында нинди җырлар беләбез” дигән викторинаның сорауларына күмәкләшеп җавап бирдек, мәдәният йортында эшләүче кызларыбыз төрле рәвештә яулык бәйләү ысулларын күрсәттеләр. Тамашачылар яулык белән бәйле истәлекләрен барладылар. Яулыклар аша чорлар белән чорларны бәйләдек, узганнарга кайтып килдек. Хак әйтәләрдер, тарих яшәгәндә, йолалар сакланганда, милләт яшәр.