Камаевская сельская библиотека - филиал № 6

Төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара. Бәйрәмнәр төрле милләт халыкларын якынайта һәм берләштерә торган чара  булып тора.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Камай авылы   китапханәсендә «Төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары» дип исемләнгән фольклор сәгате булып узды.

“Һәр милләтнең үз бәйрәме” исемле видео күзәтү  аркылы “Диләфрүз” түгәрәгенә йөрүчеләр төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләре турында кызыклы мәгълүматлар белделәр,  матур бәйрәмнәре белән таныштылар. Түгәрәккә йөрүчеләр белән татар халык авыз иҗатын да барладык, шигырьләр укыдык  һәм мәзәкләр тыңладык.