Камаевская сельская библиотека - филиал № 6

“Китап төзелеше” исемле китапханә дәресе

Китапханәдә күп төрле китаплар бар һәм кайвакыт балалар китап сайлаганда аптырап калалар. Шундый авырлыкка очрамасыннар өчен, Камай авылы китапханәчесе Г.Галимуллина башлангыч сыйныф укучыларына “Китап төзелеше” исемле китапханә дәресе уздырды.

Балалар белән тышлык, титул бите, аннотация, эчтәлек, кереш сүз һәм ахыргы сүз турында сөйләштек. Дәрес ахырында балалар презентация ярдәмендә викторина сорауларына җавап бирделәр, өйдә укырга китаплар алдылар. Китапханә дәресе Мәдәни көндәлекләренә билгеләнде.