Камаевская сельская библиотека - филиал № 6

Җырларыңда –моңнарың

13 нче февральдә Камай авылы мәдәният йортында  авылдашыбыз, Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисткасы Вафирә Гыйззәтуллинаны искә алу кичәсе булды.

Исән булса, аңа 75 яшь тулган булыр иде... Кичә  мемориаль тактага чәчәк салу белән башланып китте һәм үзешчән артистлар чыгышы белән дәвам итте. Вафирә Гыйззәтуллинаның тормышына һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтелде, аңа багышланган китап күргәзмзсе тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Аның җырлары безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.