Муса абый – балаларның якын дусты
Муса Җәлил-олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь. Без аның иҗаты белән балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Балаларга герой – шагыйрь Муса Җәлил турында мәгълүмат бирү максатыннан, Камай авылы балалар бакчасында “Муса абый – балаларның якын дусты” исемле әдәби кичә уздырылды.
Китапханәче Г.Галимуллина шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйләде , балалар белән бергә “Муса Җәлил-герой шагыйрь” исемле альбом ясалды.М.Җәлилнең “Сәгать“, “Карак песи” шигырьләре укылды. Әлеге шигырьләр эшне вакытында ,төгәл башкарырга,үз өстеңә алган вазыйфаларны төгәл үтәргә өйрәтәләр.