Татарстан - безнең уртак йортыбыз
ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан Камай авылы балалар бакчасында “Татарстан - безнең уртак йортыбыз” исемле әңгәмә уздырылды.
Әлеге чарага балалар тәрбияче Гаптуллина Х.М. җитәкчелегендә рәсемнәр ясаганнар. Китапханәче Галимуллина Г.М. балаларга ТАССРның барлыкка килү тарихы турында сөйләде, шулай ук балалар Татарстанның борынгы истәлекле урыннары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, символлары һәм мәдәният үзенчәлекләре белән таныштылар.