Мине монда хәтер чакырды
Ватанны саклаучылар көне алдыннан китапханәче Ф.Башарова Бәзәкә авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әглиев Зәйнак Әглиевич белән аларның өйләрендә очрашты.
Китапханәче белән ветеранны күп еллык дуслык, хезмәттәшлек бәйли дип әйтергә дә була. Үз гомерендә утны-суны кичкән сугыш ветераны, ветеран-укытучы авылның тарихына, елъязмасына кагылышлы материалларны барлауда китапханәгә һәрдаим ярдәм итеп тора. Бу очрашуда да алар бик күп хатирәләрне кузгаттылар. Өлкән яшьтәге ветеран авыл тормышында эз калдырган мөһим вакыйгаларны төгәллек белән сөйләде, аннары шул вакыйгаларга кагылышлы Ватан сугышында һәлак булган авылдашларның фотоларын А.Мәхмүтованың “Бәзәкәм гомер бишегем” китабыннан барладылар.