Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Тапкырларга башваткыч

Бәзәкә китапханәсендә өлкәннәр өчен эшләп килүче аралашу түгәрәге “Хәят” 2025 елда үзенең эшен дәвам итә.

Яңа ел каникуллары үткәннән соң хәятлеләр чираттагы утырышка җыелдылар. Китапханәче бу юлы аларга “Тапкырларга башваткыч” дигән интеллектуаль уен тәкъдим итте. Уен алдыннан китапханәче катнашучыларга деменция куркынычын кисәтү өчен сәламәт яшәү рәвеше һәм китап укуның файдасы турында мәгълүмат җиткерде. Татар халык мәкальләре, әйтемнәре, табышмаклар язылган ребусларны, кроссворд, сканвордларны чишү өлкәннәр өчен гаять кызыклы булды. 6 раундтан торган уен бер тында үтте. Бу исә өлкәннәрнең әле хәтерләре яхшы булуын исбатлады. Яшь барган саен кешенең баш мие когнитив функцияләрнең кимүен, хәтернең начараюын һәм игътибар туплау авыррак булуын кичерергә мөмкин. Бу карар кабул итү, зирәклек һәм гомуми акыл үткенлеге белән бәйле проблемаларга китерә. Шуңа күрә өлкән яшьтәге кешеләргә баш миен күнектерү бик мөһим. Бу җәһәттән китап уку - гади һәм файдалы шөгыль. Өстәвенә, ул махсус күнекмәләр һәм зур матди чыгымнар да таләп итми. Чара тәмамлангач, гадәттәгечә, хәятлеләр матур әдәбият яздырып алдылар, яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.