Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Җырлы-моңлы очар кошыбыз

11 декабрьдә якташыбыз  шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе,  СССР Журналистлар берлеге әгъзасы Марсель Гыйльфан улы Гыймазетдиновның тууына 81 ел тула.

Шагыйрьнең туган көне уңаеннан Бәзәкә китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Җырлы-моңлы очар кошыбыз” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Китапханәче укучыларны М.Гыймазетдиновның  тормыш юлы, иҗатының төп темасы белән таныштырды, “Шәфкатьлелек мирас булып калсын без киткәч тә килер буынга” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, шагыйрь турында төрле елларда төшерелгән видеоматериаллар карарга тәкъдим итте.  Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм укучылар шагыйрьнең туган як табигатенең матурлыгын тасвирлаган , игенче хезмәтен данлаган  һәм әнисенә чиксез яратуын белдергән шигырьләрен укыдылар, җырларын тыңладылар.