Өйле булу – көйле булу
Гаилә-безнең һәрберебез өчен иң мөһиме. Анда безнең өчен иң якын һәм газиз кешеләр яши. Без аларны яратабыз, аларга бәхет һәм яхшылык телибез. Һәм нәкъ менә гаиләдә без җаваплылыкка, кайгыртырга һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез.
Бәзәкә авыл китапханәсендә өлкәннәр өчен эшләп килүче «Хәят» түгәрәгенең чираттагы утырышы, «Өйле булу – көйле булу» дигән темага әңгәмә,гаиләгә багышланды.
Өлкәннәр үзләренең кабатланмас яшьлекләрен искә алып балалары һәм оныклары, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр, гаилә бәйрәмнәрен һәм милли бәйрәмнәрне билгеләп үтү турында сөйләштеләр,«Тату гаилә – оҗмах түре» дип исемләнгән күргәзмәдә урын алган фотоларның тарихын сөйләделәр, күңелләрендә уелып калган вакыйгаларны искә төшерделәр, «Гаилә – бәхет ачкычы» дигән видеоязма карадылар. Китапханәче темага кагылышлы күргәзмәдәге әдәбият белән таныштырды, Р.Насыйбуллинның «Гаиләгә мәдхия»поэмасын укыды.