Кыйбласы – балачак иле
7 октябрь көнне балаларязучысы, шагыйрьһәм прозаик Рәшит Бәшәргә 75 яшьтулды. Р.Бәшәр төрле яшьтәге балалар өчен 15 китап язган язучы, А.Алиш исемендәге премия лауреаты.
Рәшит Бәшәрнең туган телне яратырга өйрәтүче, хезмәт сөючәнлек, ихласлык, хайваннарга һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияләүче әсәрләре белән таныштыру максатыннан Бәзәкә авылы китапханәсе «Ләйсән» балалар бакчасы балалары өчен «Кыйбласы – балачак иле» дигән әдәби уку үткәрде.
Язучының «Нәни кунаклар» китабыннан балалар өчен язылган хикәяләрне китапханәче кычкырып укуын нәниләр дикъкать белән тыңладылар, укыганнар турында фикер алыштылар, «Качышлы уйный тургай» китабындагы табышмакларга бергәләп җавап эзләделәр. Соңыннан бергәләп китапларның матур рәсемнәрен карадылар.