Әкиятче Алиш
Язучы Абдулла Алиш - балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас эз калдырган әдип. Аның әсәрләре, әкиятләре бүген дә актуаль. Күпсанлы әкиятләре гади, балаларга аңлаешлы тел белән язылган. Әдипнең тууына 116 ел тулу уңаеннан Бәзәкә авылы китапханәсе «Ләйсән» балалар бакчасында «Әкиятче Алиш» дип исемләнгән күңелле уку сәгате үткәрде.
Китапханәче кыскача А.Алишның биографиясе белән таныштырганнан соң аның «Куян кызы», «Бикбатыр белән Биккуркак», «Чукмар белән Тукмар» әкияләрен укыды. Аннары бергәләп фикер алыштылар, матур иллюстрцияле китаплары белән якыннан таныштылар һәм андагы геройларны атадылар. Абдулла Алиш бүген дә безнең арада, үз халкына хезмәт итә, якты образы белән яшь буында батырлык һәм гаделлек үрнәкләре, туган илебезгә һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.