Уникаль кунак
Без мәгълүмат технологияләре югары үсеш алган гасырда яшибез. Компьютерлар, планшетлар, смартфоннар безнең тормышка тирән үтеп керде. Замана белән бергә атларга теләгән өлкәннәр дә бу өлкәдә сынатмыйлар, үзләренең белемнәрен күтәрү өстендә һәрдаим тырышып эшлиләр. Шушы көннәрдә Бәзәкә авылы китапханәсенә 96 яшьлек авылдашыбыз Әглиев Зәйнак абый кәрәзле телефон серләренә өйрәнү өчен килде. Бөек Ватан сугышы ветераны, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучы, РСФСР мәгариф отличнигы олы яшьтә булуына карамастан шул кадәр кызыксынучан, замана белән тигез атлап баручы белемле кеше.
Смартфон кулланырга өйрәнү дә аның өчен катлаулы булмады. Китапханәче аны контактны теркәү, абонентка шалтырату, смс-хәбәрләрне ачып уку, кирәкмәгән хәбәрләрне һәм файлларны бетерү, һава торышы белән танышу, фотога төшерү кебек гади функцияләрне башкарырга өйрәтте. Дәрестән соң, туган авылыбызның “бизяки.рф” сайты материаллары белән танышу ветеран күңеленә шатлык, укучылары өчен горурлык өстәде. Сокланырлык та, горурланырлык та, үрнәк алырлык та кеше янәшәбездә яши. Зәйнак абый китапханәче белән әле дәресләрнең дәвамы булачагына ышандырып саубуллашты.