Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Безнең капка төбендә

Борынгы заманнардан ук безнең татар халкы өй эшләреннән бераз бушадымы күрше-тирә, авылдашлары белән җыелышып төрле уеннар уйнап аралашкан. Җәй көннәрендә урамга, капка төбенә, су буйларына, болыннарга чыгып төрле җыр-биюле уеннар уйнаганнар, көз-кыш айларында аулак өйләрдә кул эшләре эшләгәннәр һәм дә күңел ачканнар. Бу уеннарда кешеләрнең әүвәлге чорлардагы шөгыльләре, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан, аларның бик күбесе буыннан-буынга күчеп безнең көннәргә дә килеп җиткән.

Июль аеның җылы матур бер кичендә Бәзәкә китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашларны “Безнең капка төбендә” дигән кичке уенга чакырдылар.

Чакыруны кабул иткән өлкән буын һәм балалар бу кичтә “Йөзек салыш”, “Буяу сатыш”, “Яулык бирешле”, “Ватык телефон”, “Ачык авыз”, “Самавыр”, “Җебегән” дигән уеннарда катнаштылар, бирелгән “җәза” ларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, җырлап-биеп күңел ачтылар. Уеннар соңында мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларны күмерле самавырда кайнаган үләнле чәй белән сыйладылар,түгәрәк өстәл артында өлкәннәр күңелләрендә йөрткән якты истәлекләре белән бүлештеләр - балалак вакыйгаларын, кичке уеннарны, аулагөйләрнеискә алдылар. Яшь буынга бу матур уеннарны, гореф-гадәтләрне алар җиткермәсә кем җиткерер?!