Якты елмаюлы китап
Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр генә калып бара, балалар зарыгып җәйге каникулны көтәләр. Ә җәйге яллар халкыбызның иң күңелле милли бәйрәме сабантуй белән башлана. Салават күпере кебек төсләр балкышын уйнатып бу бәйрәм олысын да, кечесен дә түгәрәк мәйданга җыя. Ә биредә төрле уеннар, бәйгеләр, җыр-бию, уен-көлке, бүләкләр...Әлеге бәйрәмгә багышлап китапханәче Ф.Бәшәрова Бәзәкә мәктәбенең 1 сыйныф укучылары (җитәкчесе Р.Г.Моратова) өчен шагыйьләр Ә.Ситдыйкова һәм В.Хәмидуллинаның “Сабантуй балкышы” дигән китабы буенча әдәби сәяхәт үткәрде.
Укучылар ребуслар, сканвордлар, викторина ярдәмендә сабантуй уеннарын исләренә төшерделәр, милли бәйрәмнең бик күп шәһәрләрдә үткәрелүен, җиңүчеләр нинди бүләкләр алуын ачыкладылар. Чара ахырында сагынып узган елгы сабантуй мизгелләрен искә алдылар, китап киштәсендәге әдәбият белән таныштылар һәм ошаганнарын яздырып алдылар.