Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Әкиятләрдә халкым зирәклеге

Бәзәкә китапханәсе “Ләйсән” балалар бакчасында нәниләр өчен «Әкиятләрдә халкым зирәклеге» дип исемләнгән шатлыклы уку минутлары үткәрде.

Балалар арасында иң популяр әсәрләр-әкиятләр. Моның сәбәбе – әкиятләрнең гаҗәеп оста иҗат ителгән, формасы эчтәлегенә тәңгәл килгән булуында һәм әкият табигатенең балалар табигатенә бик якын торуында. Татар халкы - әкиятләргә бай халык. Ул иҗат иткән әкиятләр эчтәлек һәм формалары ягыннан төп өч төргә буленәләр: хайваннар турындагы әкиятләр, тылсымлы әкиятләр, тормыш-көнкуреш әкиятләре. Бүген китапханәче балалар игътибарына тормыш-көнкүреш турында әкиятләр – “Өч кыз”, “Камыр батыр”, “Убыр-таз” әкиятләрен тәкъдим итте. Нәниләр һәр әкиятне кызыксынып тыңладылар, төп геройларга хас – зирәклек, тырышлык, алдашу, батырлык, явызлык, ялкаулык һ.б. сыйфатларны  уңай яки тискәре булуын ачыкладылар. Китапларның матур иллюстрацияләрен карау да нәниләрнең күңелен күтәрде һәм шатлык бүләк итте.