Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Табышмакка җавап тап

Халык авыз иҗатының үзенчәлекле жанрларының берсе булган табышмак бик борынгы заманнарда барлыкка килгән. Ул кешедән күзәтүчәнлек, иң гадәти предметларның охшашлыкларын һәм аермаларын аеру, тирә — юнь дөньясынобразлы кабул итә белү сәләтен таләп итә.  Барлык милләт халыклары үз табышмакларының нигезе итеп көнкүрештә һәм хезмәттә даими очрашкан әйберләрне, табигать күренешләрен, хайваннар дөньясын, йортның эчке бизәлешен, савыт – саба һ.б. предметларны алганнар. Табышмакка җавап эзләргә бигрәк тә балалар яраталар. Бу аларның сөйләм телен үзләштерергә, фикерләү сәләтен үстерүгә зур   йогынты ясый.

Бәзәкә балалар бакчасында авыл китапханәчесе “Табышмакка җавап тап” дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрде.

Милли традицияләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап үткән бу чарада нәниләр табышмаклар аша  халкыбызның борынгы эш кораллары, бизәнү әйберләре, милли ризыклары белән таныштылар.Бәләк, орчык, күкеле сәгать, май канаты, беләзек, калфак һ.б турындагы мәгълүмат нәниләрдә зур кызыксыну уятты.