Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Ачык дәрес

Бәзәкә авылы китапханәсендә өлкәннәр өчен эшләп килүче “Хәят” аралашу түгәрәгендә чираттагы чара Педагог һәм укытучы елына багышлап үткәрелде. “Ачык дәрес” дип аталган кичәгә хәятлеләр Бәзәкә урта мәктәбендә үзләренә белем биргән ветеран-укытучылар З.Әһлиев, Г.Гобәйдуллина, Р.Мөхетдинова, М.Низаметдинованы чакырдылар.

Әзерләнгән чарада татар теле, рус әдәбияты, математика һәм җыр буенча ачык дәресләр үткәрелде. Дәрескә тел фәннәре буенча биремнәр һәм өй эшләре Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булуын истә тотып халкыбызның буыннан буынга күчеп килгән мәдәни мирасы - мәкальләр, әйтемнәр, әкиятләр буенча әзерләнгән иде. Ә математика дәресенә арифметик биремнәр мәктәп балалары өчен бастырылган китаплардан алынды. Җыр дәресендә бергәләп балачак һәм мәктәп еллары турындагы җырлар җырланды. Дәресләр файдалы һәм күңелле үтте. Укучылар дәрескә әзерлекле килгәннәр иде. Ә җаваплар дөрес булмаганда укытучылар кагыйдәләрне искә төшереп хаталарны төзәттеләр, биремнәрне үтәргә ярдәм иттеләр. 2ле алучылар булмады. Кичәдә хөрмәтле укытучыларыбыз үзләренең бу һөнәрне сайлауга этәргеч булган вакыйгалар, хезмәт еллары, укучылары белән бәйле кызыклы вакыйгалар турында сөйләделәр. 20-гасыр укытучыларына багышлап китапханә тарафыннан әзерләнгән "Укытучы - киләчәккә күпер салучы" дигән видеоязманы карау аларның күңелләрен кузгатты. Хәятлеләр укытучыларга рәхмәт белдереп шигырьләр укыдылар, ә Р.Туктаманова үзе язган "Укытучыма" шигырен сөйләп күрсәтте. Җанлы, файдалы һәм кызыклы аралашу сәгатьләре сизелмичә дә үтеп китте.