Тормыш яме син ул – хатын-кыз
Бәзәкә китапханәсе 8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә хәятлеләргә “Тормыш яме синул – хатын-кыз” бәйрәм программасы тәкъдим итте.
Китапханәче катнашучыларны бәйрәм белән котлады, ихлас теләкләрен җиткерде, татар халкының талантлы хатын-кызлары иҗатын яктырткан әдәбият белән таныштырды. “Хәят” түгәрәгенә йөрүчеләр әниләр һәм хатын-кызларга багышланган шигырьләр укыдылар. Алга таба кызыклы “Эшләпә”, “Бай челән”, “Көндәлек даруханә” дигән ярышларда катнаштылар. Ә “Доклад” уены катнашучыларның аерым сәләтләрен ачты. Гаилә тормышы, мәхәббәт темасына бирелгән шаян биремне һәркем үзенчә башкарды: күп еллар үзешчән театр коллективында уйнаган Ф.Галимова докладны язып та тормыйча монолог итепсөйләп күрсәтте; мәгариф ветераны Р.Мөхетдинова күңелле хикәя, ә шигырьләр язу белән мавыккан Р.Туктаманова шигырь формасында язылган доклад укып күңелләрне күтәрде. Һәм, әлбәттә, кичәдә өлкәннәр җырлап-биеп күңел ачтылар.