Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Бер җылы сүз

23 февральдә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 95 ел тула. Әмма Әнгам Атнабаев милләтпәрвар шәхес, үзенең шигырьләрен бары тик татар телендә генә язган һәм фәкать татар телендә генә яңгыраткан. Аның шигырьләре ничәнче елда язылсалар да, бүген дә актуаль. “Бу кешегә нәрсә җитми”, “Ул болытлар юктыр инде”, “Ышанмагыз” шигырьләрен ишетмәгән кеше юктыр. Ә җырлары, “Әнкәй, синең куллар”, “Дусларыңны онытма”, “Бәхет” “Киткән кошлар кайтыр” җырларын җырлап ничә буын үсте. Һәм юбилей якынлашкан көннәрдә яраткан шагыйрьнең иҗатына багышлап Бәзәкә авыл китапханәсендә “Бер җылы сүз” дигән флешбук үткәрелде.

Иң элек китапханәче Атнабайның тормыш юлы, иҗаты, каләмдәшләренең мәкалә-истәлекләре белән таныштырды. Аннары кулдан-кулга йөртеп “Атнабай халык шагыйре” китабына кертелгән аңлаешлы, җор тел белән язылган шигырьләрен  укыдык, җырларын тыңладык. “Мин бу җирне матурларга тудым” дип язган шагыйрьнең җылы сүзе күңелләргә үтеп керде, шигъри сәләтенә соклану уятты.