Тормыш ул- хәрәкәт
6 апрельдә Бәзәкә китапханәсендә мәктәпнең 2-4 сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган “Тормыш ул- хәрәкәт” дип исемләнгән спорт уеннары программасы үткәрелде.
Әлеге чара балаларның сәламәт яшәү рәвешенә уңай карашын формалаштыру һәм актив тормыш позициясе булдыру максатыннан үткәрелде. Иң элек китапханәче сәламәтлек темасына викторина үткәрде, темага кагылышлы яңа әдәбият белән таныштырды. Аннары укучылар ике командага бүленеп төрле ярышларда катнаштылар. Дуслык җиңүе белән тәмамланган чарадан балалар канәгать булып яхшы кәеф белән өйләренә таралдылар.