Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Бер җыр тарихы

18 нче март көнне Бәзәкә авылы китапханәсендә өлкәннәр өчен эшләп килүче “Хәят” түгәрәгенә йөрүчеләр “Бер җыр тарихы” дип исемләнгән музыкаль кунакханәгә җыелдылар.

Кунаклар, “Сөембикә” журналы битләрендә басылган “Бер җыр тарихы” дигән  сәхифәгә нигезләнеп оештырылган әлеге чарада, яшьлектә популярлык казанган “Җиз кыңгырау моңнары”, “Кышкы романс”, “Һаман яратам”, “Чәчәкләрнең нигә кирәге бар” һ.б. җырларның тарихы белән таныштылар, артистларга кушылып үзләре дә җырладылар. Җыр - кешенең гомерлек юлдашы. Борчу-сагышы булса да, күңелен бәхет-шатлык хисе биләсә дә җырлый кеше. Җыр кеше күңелендә тормышка мәхәббәт уята, яшисе килү теләген көчәйтә, ә кайгы-хәсрәтне таратырга, җиңәргә ярдәм итә. Бүген дәтөрле вакыйгалар, кичерешләр сәбәпле туган җырлар аша өлкәннәр гомер юлларын тагын бер кат искә төшереп моңланып  алдылар, шулай ук  халкыбыз күңелен яулаган җыр авторлары өчен горурланып та куйдылар. Җыр темасы түгәрәк өстәл артында дәвам итте.