Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Татарстан халыклары әкиятләре

28 февраль көнне Бәзәкә авылы китапханәчесе Ф.Башарова  башлангыч сыйныф укучыларын “Татарстан халыклары әкиятләре” дигән әдәби сәяхәткә чакырды.

Россиядә игълан ителгән Мәдәни мирас елы уңаеннан әзерләнгән чарада укучылар, Тукайча әйтсәк “Тел лөгать, гадәт вә әхләк алмашып” үзара дус яшәгән халыкларның милли киемнәре, бизәнү әйберләре, уен кораллары, ризыклары, бәйрәмнәре белән таныштылар, әкият геройлары турындагы мультфильмнарны бирелеп карадылар. Чара соңында “Тел ул – кыйммәтле мирас” дигән китап киштәсендәге әдәбият белән таныштылар һәм укырга алдылар.