Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Ватан сакчыларына дан!

23 нче февраль көнне илебез төп бәйрәмнәрнең берсе – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Иңнәренә погон таккан хәрбиләрнең генә түгел, «ил», «Ватан», «бурыч» дигҽн сүзләргә битараф булмаган һәрбарчабызның бәйрәме бу. Шул уңайдан Бәзәкә китапханәсендә “Защитникам Отечества–Слава”  (Ватан сакчыларына дан!) дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.

Балаларны, яшьләрне патриотик рухта әхлакый тәрбияләү бүгенге көннең мөһим проблемаларының берсе булуын истә тотып күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Китапханәче Ф.Бәшәрова  китаплар аша бу бәйрәмнең әһәмияте, данлы Совет армиясенең үткәне, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән маршал Жуков, патриот-шагыйрь М.Җәлил,көнне төнгә ялгап эшләгән  тыл хезмәтчәннәре турында сөйләде. Кече һәм урта яшьтәге балаларга патриотик рухтагы әдәбият укырга тәкъдим итте. Күргәзмәдә урын алган, авылдашыбыз, Балтыйк хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән Х.Башаровның дембель альбомы да укучыларда кызыксыну уятты.