Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Акыллы балаларга акыллы китаплар

22 ноябрь - сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне. Шул уңайдан Бәзәкә авылы китапханәсендә Бәзәкә урта мәктәбе белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Акыллы балаларга - акыллы китаплар” дигән китапханә сәгате үткәрелде.

Китапханәче бу датаның бөек рус язучысы, этнографы, лексика фәне галиме В.И.Даль хөрмәтенә уздырылуы, төрле язучыларның тел байлыгы турында сөйләде, китапханәдә укучылар өчен булган сүзлекләр, энциклопедияләр белән таныштырды, алардан ничек итеп файдалану турында аңлатма бирде.Дәрес соңында балалар үзләрен кызыксындырган басмалар белән якыннанрак таныштылар. Төрле сүзләрнең мәгънәләрен укып белү аларда зур кызыксыну уятты .