Һава еланы әзерләү
Бәзәкә китапханәсендә “Ләйсән” балалар бакчасы белән берлектә һава еланы” әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде.
Иң элек китапханәче агымдагы 2021 ел- Фән һәм технологияләр елы булуын, без бүген бик җиңел кулланучы һәм тормышыбызны кызыклы итүче приборларны – телевизор, суырткыч, компьютер, телефон һ.б. галимнәр уйлап табуы турында сөйләде, табигать күренешләре һәм хайваннар тормышыннан кызыклы викторина үткәрде. Аннары бергәләп төсле кәгазьләрдән һава еланнары ясарга чакырды. Эш барышында кечкенәләр үзләренең эш коралларын белеп куллануларын, тырыш һәм төгәл булуларын күрсәттеләр. Ясаган “еланнары” да матур, тигез булды. Ачык һавада төсле “һава еланнары”н очыртып уйнау балалар күңеленә рәхәтлек бирде һәм шатлык өстәде.