Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Кызыл китап ни сөйли

Табигатьтә алтын көз хакимлек итә, төрле төсләрдән торган гаҗәеп матур манзара һәркемне урманга чакыра. Ләкин, сокланып, хозурланып йөргәндә без табигатькә зарар салмыйбыз микән, бездән соң сынган  миләш, балан куаклары елап калмыйлар микән, без күрмичә таптап үткән бөҗәкләр җир йөзеннән югалу алдында тормыйлар микән? Гомумән, Кеше табигатьнең кадерен белә микән? Менә шушы сорауларгага җавап табар өчен Бәзәкә китапханәчесе урта мәктәпнең башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өчен “Кызыл китап ни сөйли” дигән дәрес-презентация үткәрде.

“Кызыл китап” бөтен дөнья галимнәре тарафыннан күп өйрәнүләр үткәрелгәннән соң 1966 елда төзелгән. Анда җир йөзеннән югалган һәм югалу алдында торган, җир йөзендә бик аз санлы булган, Кешенең тырышлыгы белән саклап калынган үсемлек һәм хайваннар исемлеге урнаштырылган, рәсемнәре бирелгән.  Алар арасында безнең туган ягыбызда үсә торган алтын туй чәчәге, күлләрне бизәп торучы сары төнбоек, елга кондызы да бар. Дәрес барышында балалар шулар белән таныштылар, урман-кырларда үз-үзеңне тоту кагыйдәсен өйрәнделәр. “Безнең кече туганнарыбыз турында” дигән китап киштәсендәге китаплар да укучыларда зур кызыксыну уятты.