Ышаныч телефоны – куркыныч сызлыкка бер адым
17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Бу тормышта һәркем авыр хәлләргә юлыгырга, үзе генә хәл итә алмаслык проблемалар килеп туарга мөмкин. Һәм әлбәттә, балалар белән дә андый хәлләр булырга мөмкин. 2010 елның 1 сентябрендә балаларның зарларын тыңлау, тормышта катлаулы һәм авыр хәлләргә юлыккан сабыйларны яклау, аларга һәм әти-әниләренә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү өчен Гомумроссия бердәм ышаныч телефоны эшли башлый. “Балалар ышаныч телефоны” хезмәте психологлары аноним абонентларга – балаларга, яшүсмерләргә, ата-аналарга һәм педагогларга үсеш, укыту һәм тәрбия мәсьәләләренең киң спектры буенча түләүсез консультацияләр бирә. Мондый ярдәм – гаилә иминлеге, стресс хәлләрен, балаларның һәм яшүсмерләрнең суицидаль кәефләрен профилактикалауга, балаларның хокукларын яклауга һәм гаиләне ныгытуга ярдәм итү максаты белән башкарыла. Бәзәкә китапханәсендә 6-7 сыйныф укучылары катнашында үткәрелгән “Ышаныч телефоны – куркыныч сызлыкка бер адым” дигән түгәрәк өстәл артында сөйләшү шул темага багышланды.
Китапханәче укучыларга беренче ышаныч телефоны тарихы белән таныштырды, аларның тормышында проблемалар килеп туганда ярдәм күрсәтерлек якыннары булуы турында сорашты, ышаныч телефонының эш принциплары белән таныштырды. Шулай уку укучылар әңгәмә барышында ышаныч телефонына мөрәҗәгать итәрлек берничә вакыйганы ачыкладылар, ышаныч телефонын үзләренең ничек аңлауларын кыска җөмлә белән язып аңлаттылар. Үткәрелгән чарада балалар сорауларга ачык җавап бирделәр, әңгәмәдә актив катнаштылар. Ышаныч телефоны тәүлек дәвамында эшли -8 800 2000 122