Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Бергә укыйбыз, кычкырып укыйбыз

11 март көнне Бәзәкә китапханәсендә “У войны не женское лицо” проекты кысаларында “Бергә укыйбыз, кычкырып укыйбыз” дигән флешмоб үткәрелде.

Бу чарада катнашучылар язучылар Г.Әпсәләмов, Ш.Рәкыйпов, М.Әмирханов. Б.Лавренев, Ч.Айтматов әсәрләреннән сугыш шартларындагы хатын-кызлар язмышы турында өзекләр укыдылар. Фронтовик язучы И.Газиның фронт дәфтәрләреннән алынган “Югалган Мәрзыя” исемле хикәясе катнашучыларга аеруча нык тәэсир итте. Фашистлар оккупацияләгән җирдә калган татар гаиләсенең күргәннәре, чибәр кыз Мәрзыяның табигый матурлыгы аркасында кичергәннәре  күңелләрне тетрәндерде. Татар әдәбияты Бөек Ватан сугышы чорын, халыкның күргән-кичергәннәрен,  батырлыкларын сүрәтләнгән әсәрләргә бай, чөнки бик күп язучылар сугышта катнашканнар. Сугыш безгә Ф.Кәримнең сугыш лирикасын: утлы-төтенле, ялкынлы поэмаларын; М.Җәлилнең легендар “Моабит дәфтәре”н бүләк иткән. Шушы әсәрләр аша сугышчан рух, ачы һәм утлы хакыйкать беркайчан да тынмас, киләчәк буын кешеләренә барып җитәр, традицияләргә әверелеп, яңгыравын дәвам итәр.