Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Туган телдә укыйбыз

Бәзәкә китапханәсендә Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан төрле чаралар дәвам итә. Иң кечкенә укучыларны татар язучылары иҗаты белән таныштыру максатыннан китапханәче Ф.Бәшәрова балалар бакчасында “Туган телдә укыйбыз” дигән кычкырып уку үткәрде һәм  Д.Аппакова, Ф.Яруллин, И.Туктаров, А.Әхмәт, Ф.Сафинның кыска хикәяләрен укыды.

Тапкыр, кызыклы, мәгънәле хикәяләр балалар күңеленә хуш килде. Һәр хикәяне тыңлаганнан соң тәрбиячеләр белән берлектә хикәягә нәтиҗә ясалды. Чара соңында балалар китаплар белән якыннан таныштылар, рәсемнәрен карадылар, ә тәрбиячеләр яздырып укырга алдылар.