Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Алиһәбез син – хатын-кыз

6 март көнне Бәзәкә китапханәсенә әдәбият сөючеләр әдәби кунакханәгә җыелдылар.

Иң элек китапханәче Ф.Башарова укучыларын Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап иң изге теләкләрен җиткерде, шулай ук бәйрәмнең тарихы , “Алиһәбез син – хатын-кыз” дип исемләнгән китап киштәсендәге китаплар белән таныштырды. Ф.Галимова, В.Гараева язучы А.Әхмәтгалиеваның яңа “Ак читек” китабыннан өзекләр, Ф.Башарова, Р.Мөхетдинова әниләргә багышланган шигырьләр укыдылар. Китапханәче “Ак читек” китабына үзе эшләгән буктрейлерны күрсәтте, аннары хатын-кыз язмышы, кадерле әниләребез турындагы истәлекләр белән уртаклашу түгәрәк өстәл артында дәвам итте.