Гомер җырда калсын
Бәзәкә авылының горурлыгы булган шагыйрь М.Гыймазетдиновның иҗатын өйрәнү һәм танытуга авылдашлары күп көч куялар. 2019 елда педагог ветеран Р.Мөхетдинованың “Гомер җырда калсын” дигән китабы басылып чыгу шуның ачык дәлиле. Һәм менә матур декабрь кичендә авылдашлары Бәзәкә мәдәният йортына аның 76нчы туган көне уңаеннан әзерләнгән Р.Мөхетдинованың “Гомер җырда калсын” китабын тәкъдим итү кичәсенә җыелдылар.
Кичәне алып баручылар, мәдәният йорты директоры Г.Гомәрова һәм китапханәче Ф.Бәшәрова, иң элек Р.Мөхетдинованың иҗаты белән таныштырып үттеләр. Чөнки бу елда басылган китап авторның 5нче иҗат җимеше. Кичәдә катнашучылар китапның кыскача эчтәлеге белән таныштылар. Р.Туктаманова һәм Ф.Галимова М.Гыймазетдиновның хикәяләрен, укучылар Р.Хуҗахранова, А.Гыйльметдинова, А.Нуретдинова шигырьләрен укыдылар, Э.Хуҗахмәтова җырын башкарды. Кичә электрон презентация белән тулыландырылды. Кичә соңында Ф.Бәшәрова китапханә чараларында актив катнашучыларга “Рәхмәт хатлары” тапшырды, рәхмәтләрен җиткерде.