Күпме хезмәт, күпме һөнәр бездә!
23 октябрь көнне Бәзәкә китапханәсе Эшче һөнәрләр елына багышлап “Күпме хезмәт, күпме һөнәр бездә!”дигән танып белү сәгате үткәрде.
“Ләйсән” балалар бакчасыннан тәрбиячеләре Л.Гилязова белән килгән кечкенәләрне китапханәче иң элек “Һәнәрленең кулы алтын” дигән китап кишәсендәге китаплар белән таныштырды, бүгенге көндәге популяр һәм хәзер югалып баручы һөнәрләр турында әйтеп үтте. Аннары балалар төрле һөнәр ияләре хезмәтендә кулланыла торган приборларны танып әйттеләр, презентация аша яңа һөнәрләр белән таныштылар. Китапханәче “Һөнәрләр” дип аталган хәрәкәтле уенны үткәргәннән соң балаларга “Сказка о пропавших профессиях” дигән әкият укыды. Балалар үткәрелгән чарадан канәгать булып калдылар.