Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Бөтен дөнья сере

Бәзәкә китапханәсенә “Китапханә дуслары” түгәрәгенә йөрүчеләр чираттагы чарага җыелдылар.

Китапханәче “По секрету всему свету” дигән уен һәм бәйгеләрдән торган программа тәкъдим итте. Катнашучылар “Әкияти викторина” сорауларына җавап эзләделәр, хәрәкәтле уеннарда ярыштылар, “Музыкаль салон”да булдылар, логик биремнәр үтәделәр, “Күңелле табышмаклар” чиштеләр һ.б. Татлы призлар алган балалар күтәренке кәеф белән таралыштылар.