Утырып уйлар уйладым
Татар китапханәсендә якташ шагыйрәбез Наилә Миңнәхмәтованың тууына 95 еллыгы уңаеннан, искә алу кичәсе үтте. Китапханәче “Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләрне авторның тормыш юлы, иҗаты, китаплары белән таныштырды.
Наилә апаның укучысы Равия Касыймова үзенең якты истәлекләре белән бүлеште, багышлау шигырьләрен укыды. Ядкарьлеләр шагыйрәне җылы сүзләр белән искә алдылар, иҗатының искиткеч бай телле, матур аһәң белән язылуына игътибар иттеләр. Ахырда Наилә Миңнәхмәт кызы рухына дога кылынды.