Татарская библиотека - филиал № 19

Муса Җәлил. Тормышы һәм иҗаты

Татар китапханәсе, "Мирас" татар гимназиясендә, М.Җәлилнең 120 еллыгына багышланган әдәби викторина үткәрде. Уенда шәһәр мәктәпләреннән 5 команда катнашты.

7 турдан торган әдәби уен бик кызыклы узды, укучылар һәр сорауга тырышып җаваплар әзерләделәр. Җавапларны гадел жюри бәяләде.

3 урынны "Ромашкалар" ("Мирас" татар гимназиясе) һәм "Егетләр" (1 нче урта мәктәп) командалары, 2 нче урынны "Бәхет" (2 нче мәктәп) һәм "Кызыл ромашка" (4 нче мәктәп) командалары бүлеште. 1 нче урынга "Җәлилчеләр" (Химик-технологик лицей) командасы лаек булды.

Җиңүче командалар дипломнарга һәм баллы бүләкләргә ия булдылар.