Татарская библиотека - филиал № 19

Моңлы сандугач

Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисткасы Вафирә Мөхәмәтдин кызы Гыйззәтуллинаның тууына 80 ел тулды.

Татар китапханәсендә җырчыны искә алу кичәсе үткәрелде. Ядкарьлеләр Бондюг кызы Вафирәнең сандугачтай моңлы тавышын видеоязмада тыңлап хозурландылар, аның турында якты истәлекләрне яңарттылар. Илгизәр Мәүҗит кызы Тимергалиева Алабуга мәдәни-агарту уку йортында Вафирә белән бергә укыган чакларын искә алды. Җылы сүзләр, юксыну, сагыну белән сугарылган кичә күңелгә бик ятышлы узды, Вафирә Мөхәмәтдин кызы рухына дога кылынды.